Минзәләдә коронавирус очраклары юк

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 84 очрагы теркәлгән.

ТР коронавируска каршы оперштабы мәгълүматы буенча, Минзәлә районында соңгы тәүлек эчнендә дә коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Шул ук вакытта соңгы тәүлектә коронавирустан саклану таләпләрен үтәмәгән өчен 15 протокол төзелгән, аларның 2 - вазифаи затларга (барлыгы 319). Вазифаи затлар - шәһәребездә эшләүче ике сәүдә объектының директорлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International