Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим чорында үзизоляциядә булырга мәҗбүр булган ярдәмгә мохтаҗ категориягә керүче гражданнарга зур игътибар бирелә.
7 майда Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре азкеремле 10 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бүләкләрне шәхси эшмәкәр - "Громада" сәүдә үзәге директоры Д.Э.Бәйрәмов әзерләгән.