Минзәлә районында чәчү 79 процентка төгәлләнгән

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларның 79 проценты чәчелгән.

 

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Район буенча арпа - 16263 (98,8 процент), борчак – 1726 (58,4 процент), солы – 231 (100 процент), сабан бодае 9358 (61 процент) гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 1574 гектарда чәчелде. “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 1250 гектар рапс чәчеп, планны 43 процентка үтәде. “Калморза” хуҗалыгы 160 гектар рапс чәчте, бу хуҗалык җитен чәчүне дә төгәлләде. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 2391 гектарда шикәр чөгендере, “Мөслим-Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 505 гектарда көнбагыш чәчте. 6 май көнне районыбыз кырларында 39 агрегат эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International