Кадерле минзәләлеләр!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
1 май – барлык буыннар ярата торган халыкчан Тынычлык, Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
Бердәм хезмәт, туган җир турында кайгыртучанлык һәм үз йортыбызны ярату белән без иртәгәсе көнне, тулаем Ватаныбыз һәм илебез иминлеген булдырабыз. Көндәлек нәтиҗәле хезмәт һәм үз эшебезгә карата тулы фидакарьлек бәрабәренә без теләсә нинди хыялны чынга ашыра алабыз.
Яраткан эшегездә яңадан-яңа үрләр һәм хезмәттәшләрегез хөрмәтен казануыгызны телим. Җылылык белән бергә яңа көч һәм идеяләр килсен, ә хезмәтегез көч җитәрлек, лаеклы, намуслы һәм бары тик канәгатьләнү хисе китерсен.
Күк йөзебез һәрчак тыныч һәм аяз булсын, игелек, иминлек һәм күтәренке язгы кәеф телим.
Айдар Сәлахов,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы