Әлфия Когогина: Бүгенге шартларда табибларга иң яхшы бүләк - аларның сәламәтлеген саклау

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары хастаханәләре өчен үз бер мандатлы округыннан саклану костюмнары сатып алды һәм Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне алдыннан аларны табибларга тапшырды.

«Хөрмәтле фельдшерлар, шәфкать туташлары. ашыгыч медицина ярдәме табиблары! Хезмәтегез, профессиональлегегез, йөрәк җылысы өчен сезнең алда башыбызны иябез! Сезгә сәламәтлек. күңел җылысы һәм иминлек телибез!" - дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина медицина хезмәткәрләренә.

Алданрак депутат 4 мең медицина респираторы сатып алып, аларны Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International