Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсе" ФДБУ мәгълүматы буенча:
21 апрельдә 18 сәгатьтән 22 апрельдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында кисәтү-консультация.
22 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә көчле җил булуы көтелә 15-17 м/с, көндез 16-21 м/с (Казанда көндез 15-20 м/с).
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ДУ халыкка хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардын чыгуны чикләргә, торак эчендә булырга тәкъдим итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда калгансыз икән, җир асты юлларында йорт подъездларында калырга киңәш итәбез.
3. Урамда алтакталардан, реклама щитларыннан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк.