Туфрак - салкын, чәчү темплары - кызу

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Язгы кыр эшләрендә “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза”, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау, дым каплату төгәлләнде.

(Минзәлә, 21 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев) Дөньяда коронавирус авыруы таралуга карамастан, Минзәлә игенчеләре кырларда алдагы уңыш өчен җиң сызганып эшлиләр. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә дә карамастан Минзәлә басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.

Язгы чәчү өчен  орлыкның  6793 тоннасы  инкрустацияләнгән.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 1889 гектарда арпа чәчтеләр.  Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары 100 әр  гектарда- борчак һәм солы,240 гектар- берьеллык үләннәр,  250 гектарда арпа чәчтеләр.  “Ильнур” КФХсы механизаторлары 225 гектарда арпа һәм 70 гектарда күпьеллык үләнне җир куенына иңдерде. Кичә кырларда язгы чәчүдә-7 чәчү комплексы һәм 2 чәчү агрегаты, күпьеллык үләннәрне тырмалауда-6 агрегат,көзге культураларны тырмалауда-5 агрегат,дым каплатуда 20 агрегат хезмәт куйды.  15 апрельдән башлап район кырларында 7,1 миллиметр күләмендә явым-төшем булды.

Район буенча барысы бодай-550, арпа-4563, солы 181 гектарда чәчелгән. Татарстан Республикасында 129259 гектарда иртә сабан культуралары җир куенына иңдерелгән.

- Авыл хуҗалыгында эш алып бару башка тармаклардан аермалы буларак һава торышына да бәйле. Менә бүген иртәдән бирле яңгыр ява, бу игенчеләребез файдасына. Шуны аңлап районыбыз механизаторлары һәр минутның кадерен белеп эшләргә тырышалар,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International