3 яшькә кадәр балаларга 5 мең сум түләү буенча сораулар һәм җаваплар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

5 мең сум күләмендә түләү кемнәргә кагыла?

1 июльгә кадәр ана капиталына хокукы булган, шул исәптән, сертификат буенча акчалар тулысынча сарыф ителсә дә, өч яшькә кадәр баласы булган гаиләләргә тиеш.

3 яше тулган балаларга бу чара кагыламы?

президентның 7 апрелендәге боерыгы нигезендә, түләү 3 яше тулмаган, шул исәптән, апрель-июнь айларында 3 яше тулачак балаларга тиеш.

5 мең сумлык түләү һәр балага кагыламы?

Әйе, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр бер бала бар икән, 5 мең сум, ике бала икән - 10 мең сум түләнә.

Әгәр бала июнь ае ахырында туган икән, июнь аена түләү ала аламы?

Әйе, мөмкин. Канун нигезендә, айлык түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International