Минзәләдә авыручылар юк, әмма бу үзчикләүне бозарга ярый дигән сүз түгел.

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Минзәлә районында барлыгы 84 беркетмә төзелгән (шуларның 9-ы - узган ялларда). Бу халыкның бүгенге вазгыятьнең җитдилеген аңлап бетермәвенә күрсәтә.

Татарстанның коронавируска каршы оперштабы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Минзәләдә, Аллага шөкер, бүген дә чирләүчеләр юк. Әмма бу саклану чараларын үтәмәскә, дигән сүз түгел. Чөнки республика буенча алганда вирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән. Иң хәвефлесе – аларның  яртысы диярлек -18 очрагы урта 30 дан 50 яшькәчә категориягә туры килә. Димәк, һаман да бер сүз, авыру олы яшьтәгеләргә генә яный дип әйтү хаклыкка туры килми. Якын тирә-якны алсак, Яр Чаллыда яңа 6, Түбән Камада – 5, Алабугада 1 очрак теркәлгән.

Куанычлы бер момент – 16 апрельдә Таиландтан Казанга кайткан 111 пассажирның берсендә дә авыру ачыкланмаган. Шунысын да искәртик: бүгенге көннән башлап, эпидемиологик хәл яхшырганчы Татарстанда азык-төлек кибетләрендә, чәчтарашханәләрдә җәмәгать транспортында медицина битлегеннән башка йөрү тыела.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-zabolevshikh-net-no-eto-ne-znachit-chto-mozhno-ignorirovat-zashchitnye-mery

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International