Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хәбәр итә

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Язгы җылы көннәр башлану белән, социаль эш буенча белгечләр аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән һавада күбрәк вакыт үткәрә башладылар. Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим момент булып тора.

Йөрүнең максаты-сәламәтлекне ныгыту, ару-талуны профилактикалау, организмның функциональ ресурсларын яңадан торгызу. Йөрү организмны чыныктыруның иң кулай чарасы булып тора, аның чыдамлылыгын һәм тышкы мохитнең тискәре йогынтыларына, бигрәк тә салкын тию авыруларына бирешүчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Йөрүнең бурычы: төрле яклап үсеш өчен оптималь шартлар тудыру, фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, үз-үзеңне дөрес тоту формаларын эзләү, уңай эмоциональ һәм әхлакый-ихтыярый күренешләрне формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International