Эшсезлектән моңаеп утырмыйбыз

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

"Теләгән кеше - мөмкинлекләр эзли, теләмәгән кеше сәбәп эзли", - ди халык мәкале.

Минзәлә районында "Тургай" социаль приюты педагоглары һәм тәрбияләнүчеләр, пандемия аркасында кайбер чикләүләр булуга да карамастан, эшсез утырмый, үзләре өчен файдалы һәм кызыклы шөгыль таба.

"Бергәләп булдырабыз" проекты буенча ачылган столяр остаханәсендә,"Техник иҗат" программасы буенча тәрбияләнүчеләр агачтан уеп төрле сувенирлар ясыйлар.

Каникуллар вакытында балалар фанерадан юл билгеләре макетларын әзерләп, үзләре үк буяды.

Кошлар көненә яңа сыерчык оялары ясадылар. искеләрен чистарттылар, көтелгән кунаклар килүгә әзерләп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International