Минзәлә муниципаль районы халкы илдәге килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә күрелгән чараларны аңлап эш итә.
Шәһәр урамнарында кешеләр, автомобильләр саны күпкә кимеде. Бар кеше дә COVID-19 таралуны булдырмауга юнәлтелгәнен таный.
8(85555) 3-14-52 телефоны буенча кайнар элемтәгә 65 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче гражданнардан мөрәҗәгатьләр керә.
Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре дарулар. азык-төлек китерүне оештырды. 2 апрельгә 19 шалтыратуга җавап бирелде.