Бу турыда бүген авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән ситуацияне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.
Аның эшендә ТР Премьер-министры - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
Дмитрий Патрушев сүзләренчә, хәзерге вакытта социаль әһәмияткә ия булган продукция һәм бәяләр белән вазгыять куркыныч тудырмый.
Шул ук вакытта азык-төлек базарында стабильлек саклау өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы өстәмә чаралар карады.