.2020 елның мартында Минзәлә шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" ГИСка кергән заявкаларны карау буенча контроль чараларның уздырылу барышында ике сәүдә объектында саклану срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуда ике очрак ачыкланды. Әлеге продукция алынды, хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде.