31 мартка Минзәлә районында кыр эшләре күләме

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Район игенчеләре күпъеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруны дәвам итә.

"Заиковский" хуҗалыгы күпъеллык үләннәре тукландыруны 1136 гектарда, "Калморза" - 100 гектарда башкарды.

2501 гектарда күпъеллык үләннәре булган фермерлар бу эшкә керешмәделәр.

Узган ел уҗым культуралары 10671 гектарда чәчелде, шуларның 8484 гектары өстәмә тукландырылды.

Хуҗалыкларда орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү дәвам итә. 2537 тонна орлык инкрустацияләнде инде.

 

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/obem-polevykh-rabot-v-menzelinskom-rayone-na-31-marta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International