Игенчеләребез көзге культураларны өстәмә тукландыралар

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Хуҗалыкларда көзге культуралар өстәмә тукландыру азагына якынлаша.

Шулай ук күпьеллык үләннәрне дә өстәмә тукландыру да дәвам итә. Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 9360 гектарда өстәмә сый алган. Калморза” хуҗалыгы механизаторлары 1200 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр, шулай ук бу хуҗалыкның 100 гектардагы күпьеллык үләннәре өстәмә сый алды. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге игенчеләре 673 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. “Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре дә көзге культураларга 100 процент күләмендә минераль ашлама керттеләр.”Заиковский” хуҗалыгы да көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. “Кама беконы” ҖЧҖ хезмәтчәннәре 1200 тонна арпа һәм бодай орлыгын инкрустацияләделәр. “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе- 401 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы 936 тонна орлыкны инкрустацияләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International