Бу атна - яллар түгел

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чаралар берсүзсез үтәлергә тиеш. Район санитар-эпидемиологик штабының чираттагы утырышында сүз Минзәлә турында да барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина искәртеп үткәнчә, коронавируска бәйле рәвештә илдә санитар-эпидемиологик вәзгыять кискен тора, шуңа бәйле рәвештә барлык чаралар үтәлергә тиеш.

Районда сәүдә кибетләре ябылды, шул исәптән, шәһәрдәге дүрт сәүдә үзәге дә. Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр көндәле режимда эшли.

Төзелеш оешмалары да эшләвен туктатмады.  Җәмәгать туклануы оешмалары, спорт, мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге вакытлыча туктатылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/eta-nedelya-ne-vykhodnye

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International