Алдагы атна коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, 30 марттан 5 апрельгә кадәр җәмәгать транспорты якшәмбе көн режимында эшләчәк.
2 нче номерлы маршрут АТПдан 40 минут хәрәкәт интервалы белән 6.20 сәгатьтә чыга.Соңгы маршрут АТПдан 16.20 сәгатьтә башкарылачак.
Шәһәр яны маршрутлары һәм Казан шәһәренә автобуслар гадәти режимда йөриячәк.
Автобуслар хәрәкәтендәге үзгәрешләр хакында Минзәлә АТП битендә карый аласыз.