Татарстанда берничә социаль ташлама ярты елга автомат режимында озынайтылачак. Бу турыда журналистларга ТР хезмәт министрлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Үзгәрешләр 600 мең кешегә кагылачак.
Айлык акчалата түләүләр пенсионерларга юлда йөрү өчен, 16 яше тулмаган балаларга айлык түләүләр, балалар бакчасы өчен түләү буенча компенсацияләр, даими карауга мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга айлык акчалата түләүләр, шулай ук онкологик авырулардан интегүче кешеләргә юлда йөрү өчен компенсация түләнәчәк.
https://trt-tv.ru/news/elmira-zaripova-600-tysyacham-tatarstancev-prodlyat-socialnye-lgoty/