21 мартта Ык елгасында булган очракка бәйле рәвештә, шулай ук язгы ташу һәм боз китү башлану сәбәпле, Минзәлә районы халкы белән бәхетсезлек очраклары булмасын өчен су объектларында профилактик чаралар көчәйтелде.
Боз астыннан балык тотарга яратучылар җыелган һәм автотранспортның бозга кергән урыннары аеруча контрольдә.
.Бу урыннарда "Бозга керү тыела!" "Язгы боз куркыныч" язмалы аншлаглар урнаштырылган. Шулай ук ОСВОД, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен җәлеп итеп җәяүле патруль уздырыла.



Муниципальное казенное учреждение «Управление гражданской защиты Мензелинского муниципального района» руководитель Рубцова Ольга Сергеевна