Дөньяда пандемия котырганда өлкәннәргә йортларыннан, фатирларыннан чыкмаска катгый рекомендацияләр бирелә, төзүчеләр хөкүмәт программаларын үтәүне дәвам итәләр.
Программага кертелгән объектларда - 4 нче санлы балалар бакчасы, "Веста" күпфункцияле үзәге, капиталь ремонт уздырыла торган күпкатлы йортларда эшләрне туктатырга уйламыйлар.
Хәтта герчеләр шөгыльләнгән залда башланган ремонт эшләре, гәрчә бу объект программага кермәгән булса да, туктамады.
Әлеге объектны финанслау район бюджетыннан булырга мөмкин. Объектлардагы эшләр район башлыгы Айдар Сәлаховның даими контролендә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/u-stroiteley-net-vremeni-bolet