Ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен кайнар элемтә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Барыгызны да иминлек һәм гигиена таләпләрен үтәргә чакырабыз, мөмкин булганча, үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк.

Районда ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм оештыру өчен волонтерлар төркеме булдырылган, алар заказ буенча бар кирәк-яракны алып киләләр.

Янәшәгездә азык-төлек, дарулар китерү. коммуналь хезмәтләр түләү буенча ярдәм кирәк булган өлкән кешеләр бар икән, барыгызны да әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга чакырабыз. Аларга шундый хезмәт барлыгын хәбәр итегез:

  Кайнар элемтә телефоннары  3-14-52, 3-12-43,  8.00. - 17.00 сәгатьләрдә, эш көннәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International