Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты 2020 елга "Татарстан тормышының бер көне" фотоэшләр конкурсын игълан итте.
Конкурста катнашуга гаризалар 9 мартта старт алды һәм 1 апрельгә кадәр дәвам итә.
Конкурс шартлары буенча республика районнары, шәһәрләре. авыллары һәм аерым кешеләрнең тормышыннан истәлекле мизгелләр. гадәти эш көннәре, вакыйгалар сурәтләнгән фотоэшләр кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан тормышыннан бер көн" фотоальбомы эшләнәчәк.
сылтама http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2263283.pdf