Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урман законнары үтәлешен тикшерү барышында республиканың Зеленодольск районы территориясендә урман үсентеләрен законсыз кисү фактын ачыклаган.
Ачыкланганча, билгесез затлар 01.01.2016 - 31.05.2016 кадәрге чорда, Татарстан Республикасының Зеленодольск районы территориясендә урнашкан "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ Күгәй участок урманчылыгының 62 нче кварталында, 13 нче бүлектә 350 куб.м күләмдә 400 дән артык агачны законсыз кисәләр.
Җинаятчел гамәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыян күләме 500 000 сумнан артык.
Размер причиненного ущерба в результате совершенных преступных действий составил более 500 000 рублей.