Районда язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып "Август-Мөслим" ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары кереште.
Алар барысы 501 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландырды. Уҗым культуралары кышны яхшы кышлаган, дип әйтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономы Равил Сәйфиев. Көзге культураларны өстәмә тукландыру УАЗ автомашинасына көйләнгән “Амазоне” ашлама тарату җайланмасында башкарыла. Бу автомашина белән Раниф Исмагыйлов идарә итә. Басуга ашламаны КамАЗ автомашинасында Фәрит Ялалов алып килә, аңа ашлама капчыкларын Михаил Антонов төяп, бушатып тора.