Минзәләдә юбилярны 90 яше белән котладылар

2020 елның 20 марты, җомга

Районыбыз чәчәк атсын өчен озак еллар гомер иткән озын гомерлеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлау традициясе дәвам итә.

Бүген Зеленина Мария Аркадьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата белән юбилярны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килде. Кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын укыдылар, Мария Аркадьевнага район башлыгы Айдар Сәлаховның истәлекле бүләген. шулай ук "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален тапшырдылар.

Зеленина Мария Аркадьевна Минзәлә районының Иске Маҗын авылында туган. Дүрт класс белеме булган кыз бала 12 яшеннән колхозда эшли башлаган. Сугыштан соң Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы РСУда төрле эшләр башкарган. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ялгызы яши, балалары, оныклары килеп хәлен белеп тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International