Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен шәхси кабинет аша алып була

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе барлык гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә җәмәгат урыннарында сирәгрәк булу һәм шул рәвешле коронавирус инфекциясе белән зарарлану куркынычын киметү өчен дәүләт хезмәтләрен шәхси кабинет аша дистанцион мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

«Оператив мәгълүматны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсенең контакт-үзәгендә алырга була.
8 (843) 279-27-27»,- дип хәбәр итә Пенсия фондының татарстан бүлекчәсе управляющие Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International