Республиканың 16 районы аграрийлары уҗым культураларын һәм күпъеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып бара.
Әйтик, бүгенге көнгә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөлим, Алексеевск. Арча, Тәтеш. Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре бу эшкә кереште.
2019 ел язы соңрак килде. Аграрийлар уҗым культураларын һәм күпъеллык үләннәрне тукландыруга 4 апрельдә старт бирде. Уҗым культураларын тукландыру 0,8 мең га мәйданда. күпъеллык үләннәр - 0,1 мең га мәйданда. Узган ел бер гектар уңышы 30,5 ц/га, тулаем җыем - 4471 тонна тәшкил итте.
Бүгенге көнгә республика буенча 8,5 мең га мәйданда уҗым культуралары, 6,9 мең га мәйданда күпъеллык үләннәр тукландырылган.