Электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар формалаштыру

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр итә: 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны формалаштыру өлешендә үзгәрешләр көченә керде.

2020 елдан Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе гамәлдә. Яңа цифрлы формат гражданнарның үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматка даими һәм уңайлы керүне тәэмин итәргә алынган.

Барлык гражданнар 2020 ел дәвамында эш бирүчегә ирекле формада кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында гариза бирә алалар.

Бу очракта эш бирүче электрон кенәгә белән берлектә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны кәгазь кенәгәгә дә кертеп баруын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International