Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Чигвинцева "Актив озак яшәү мәктәбе" клубында яз бәйрәменә багышланган "Гүзәл затлар" чарасы уздырды.

  Чара барышында хатын-кыз турында шигырьләр, җырлар яңгырады, һәркемнең кәефен күтәрде. Клуб әгъзалары конкурсларда бик теләп катнашты.

  Чара мастер-класс белән тәмамланды. Бәйрәм күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International