Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа туган балалардан баш тартуга, ана кыйммәтләрен һәм гаилә тәрбиясенең уңай тәҗрибәсен пропагандалауга юнәлтелгән "Яңа тормыш - киләчәк өметләр" программасы гамәлгә ашырыла.

Йөкле хатын-кызлар һәм урта махсус уку йорты студентлары белән дәресләр барышында психологлар практик рекомендацияләр бирәләр, арт-терапия методын кулланалар, гаиләгә һәм балаларга дәүләт гарантияләгән социаль хезмәтләр исемлеге белән таныштыралар, буклетлар өләшәләр. шул исәптән, "Бәләкәч тартмачыгы" - балалар әйберләре бүләк комплекты.

2020 елның гыйнвар аеннан Минзәлә районыннан 8 гаилә шундый комплект алдылар. шул исәптән, Мирзануровлар гаиләсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International