“Без республика турында нәрсә беләбез?”

2020 елның 17 марты, сишәмбе

«Умырзая»  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә  яллар нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.  ТАССР оешуның 100-еллыгына багышланган чаралар кысасында, “Без республика турында нәрсә беләбез?” исеме астында  квест-уен узды. Чараның максаты  тәрбияләнүчеләрне республикабызның  данлы үткәне һәм хәзергесе белән кызыксындыру һәм балаларның бер-берсенә ярдәмгә килү , күмәк эшләү  күнекмәләрен арртыру иде.  Уен дәвамында тәрбияче белән берлектә балалар төрле бурычлар үтәп, бер этаптан икенчесенә күчтеләр.  Беренче баскычта тәрбияләнүчеләр республикабыз турында төрле сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, икенчесендә тырышып ребус чиштеләр, өченче баскычта исә республикабыз һәм ТАССР символлары сурәтләнгән , һәр бала өчен дә мавыктыргыч булган пазллар җыйдылар, иң соңгы баскычта үз район –шәһәрләр  фотосурәтләрен  бик җиңел таптылар.  Уен барышында балалар үзләрен  кызыксынучан, бер-берсенә ярдәмләшүчән буларак, республикабыз, аның тормышы буенча булган белемнәрен һәм күзаллауларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International