Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, эшли алмаучы, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаучы 80 яшькә җиткән гражданнар чит кеше хезмәтенә мохтаҗ.
Андый ярдәм өчен Россия Федерациясе Пенсия фонды тәрбияләүче затка айлык компенсация билгели.
Минзәлә районында 80 яшьтән өлкән 1498 гражданин яши, шуларның 1112 се компенсация түләве ала.