ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның беренче ике аена терлекчелеккә нәтиҗә ясадылар.

2020 елның 13 марты, җомга

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның зоо-нәсел хезмәте утырышында 2020 елның гыйнвар-февраль айларына терлекчелек тармагына нәтиҗә ясадылар.

Киңәшмә Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Терлекчелек тармаклары үсеше бүлеге начальнигы Сирень Нигматзянов катнашучыларны терлекчелек тармаклары нәтиҗәләре белән таныштырды.

Үз чыгышында ул ит һәм сөт җитештерү мәсьәләләрендә игътибарга басым ясады.

Бүгенге көндә республика территориясендә мөгезле эре терлекнең баш саны - 706,6 мең, шул исәптән, сыерлар – 235,1 мең баш, дуңгызлар – 461,0 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 59,2 мең баш, кошлар – 17,2 мең баш, атлар – 18,9 мең баш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International