Проект эшчәнлеге мәктәпте белем бирү процессының бер өлеше булып тора һәм уку елы дәвамында дәресләрдә һәм дәрестән соң эшләрдә гамәлгә ашырыла.
12 мартта 3 нче урта мәктәптә 2019/2020 уку елына уку планы предметлары буенча 5-8 сыйныф укучылары проектларын яклау оештырылды.
Яклауда проект эшчәнлеге күнекмәләренә ия булу дәрәҗәсен күрсәткән 250 укучы катнашты.