Минзәлә районында "Теләкләр чыршысы"

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Тылсымлы вакыт якынлашты - күңелле бәйрәм мохите бар җирдә: гирляндалар җемелди. бизәлгән чыршылар балкый, яңа ел музыкасы уйный. Бу бәйрәмне һәркем ярата, аны һәркем көтә. Балалар өчен ул аеруча мөһим. аның исеме - Яңа ел!

28 декабрьдә "Веста" күппрофильле үзәгендә "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе кысаларында социаль хезмәтләр алучы гаиләләр өчен әкияти тамаша узды.

Яңа ел маскарадында балаларга һәм аларның ата-аналарына күңелле конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Кунакларны яңа ел тамашасы сөендерде.

 

Әлеге акцияне оештыручы Юлия Яппарова балаларга һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итте: "Яңа ел - балалар өчен тылсымлы бәйрәм, балаларның теләкләре кабул була. Шулай булырга тиеш тә!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International