Минзәләдә 90 яшьлек тыл ветеранын котладылар

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

24 декабрьдә Минзәләдә гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне  Лебедева Анна Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны күркәм юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева тәбрикләде, күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм күңел җылысын тоеп яшәвен теләде.

Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Айдар Салаховтан истәлекле бүләк тапшырды.

Анна Ивановна Минзәлә районының Яңа Колесниково авылында туган. Колхозда төрле эшләр башкарган, аннары "Маяк" совхозы балалар бакчасында пешекче булган. Тормыш иптәше белән бергәләшеп 6 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Анна Ивановнаның 15 оныгы, 26 оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International