23 декабрьдә, Яр Чаллыда "РИТЭК" компаниясе ел саен оештыра торган Яңа ел бәйрәме узды, Бәйрәмдә Минзәлә муниципаль районы мәктәпләренең 100 1-6 сыйныф укучысы катнашты.
Балалар сихри атмосферада булдылар, күтәренке кәеф алдылар. Профессиональ артистлар төркеме ел саен яңа тамаша күрсәтә.
Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан бүләкләр алдылар.