Шул рәвешле, хастаханәгә яңа. заманча тормыш өрү мөмкин булды.
Әлбәттә, бу заманча җиһазланган бүлекчә халыкның сәламәтлеге сагында торучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Объект "Демография" илкүләм проекты кысаларында төзелде. Аны районның "Гарант плюс" төзүчеләре торгызды, 8 ай эчендә сафка бастырды.
Кабул итү-диагностик бүлекчәсе ачылышында район башлыгы Айдар Сәлахов, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев, Тр Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Бүлекчәне ачу тантанасында Айдар Салахов болай диде:
- Хәзер бирегә табибларны җәлеп итәргә. укытырга, шулай ук пациентларга культуралы. сыйфатлы хезмәт күрсәтергә кирәк. Алга таба хуҗалык блогы, балалар поликлиникасын төзү планлаштырыла.