Республиканың сөт тармагы алдагы елларда үсеш ноктасы булачак. бу турыда ТР Премьер-министры - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Хөкүмәт йортында узган утырышта хәбәр итте.
Татарстанның барлык районнары белән видеоконференция режимындагы утырышны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республика агросәнәгать комплексына инвестицияләр турында хәбәр итеп, Марат Җәббаров түбәндәгеләрне белдерде, бүген сөт терлекчелеге тармагы күләмле модернизация кичерә, хуҗалыкларда яңа югары технологияле терлекчелек комплекслары төзелеше алып барыла.
Соңгы биш елда республикада 30 мең савым көтүенә 28 заманча сөт комплексы эксплуатациягә кертелде.
«Инвестицион кертемнәр баш санын арттыру, генетик потенциалны күтәрү һәм савым көтүенең нәтиҗәлелеген 44% ка үстерү мөмкинлеге бирә, бу сөт җитештерүдән акчалата кертемнәрне елга 25 млрд сумга җиткерү мөмкинлеге бирә", - дип аңлатты министр.