Көндезге һәм төнге температуралар уңай якка үзгәргән чорда боз өстенә чыгу аеруча куркыныч. Ләкин күпләребез куркынычсызлык чараларын читкә куеп, нык булмаган бозга чыгалар, шул рәвешле үз тормышларын куркыныч астына куялар.
Төче суда 10 см дан ким булмаган боз куркынычсыз санала.
Елга кушылдыкларында һәм култыкларында бозның ныклыгы йомшарган. Боз су көчле аккан, чишмә булып бәреп торган һәм су кушылган урыннарда, агач. куаклар һәм камыш үскән урыннарда йомшак була.
Һава температурасы өч көннән артык 0 градустан югары булса, бозның ныклыгы 25%ка кими. Бозның ныклыгын болай билгеләп була: боз зәңгәрсу төстә - ныклы, ак - аның ныклыгы 2 тапкыр ким, соры, аксыл һәм сары төстә булса, боз ышанычлы түгел.