20-22 декабрьдә Казанда эшләүче яшьләрнең "Татарстанның киләчәген бергәләп төзибез!" Республика стратегик конгрессы уза. Анда республиканың муниципаль берәмлекләреннән сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, экология, социаль өлкә. урман хуҗалыгы һәм башка тармаклардан 250 дән артык делегат катнаша.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина чараның мактаулы кунагы булды.
«Яшьләр сәясәте мәсьәләләренә зур игътибар белән карыйм, үз округымда эшләүче яшьләр белән узучы чараларда катнашам".