2019/2020 уку елында "Ел тәрбиячесе" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

1 нче номерлы "Нефтьче" гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы" МББУ базасында 2019/2020 уку елында "Ел тәрбиячесе" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Анда Минзәлә шәһәренең 11 мәктәпкәчә белем учреждениесеннән 11 педагог катнашты.

Конкурс ике этаптан торды: иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара уздыру.

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча 11 нче номерлы "Шатлык" катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Троицкая  Алена Викторовна җиңүче дип табылды.

5 нче номерлы "Зоренька" бакчасы педагог-психологы  Сизова Әлфинур Рифкатовна - икенче, 2 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячесе  Винокурова Светлана Павловна өченче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International