2020 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 6,6% ка артачак.
Пенсия фонды планлы индексациягә әзерләнә. Минзәлә районында 9 110 пенсионер бар, шуларның 7 567 се - эшләмәүче пенсионерлар.
Иминият пенсиясе алучы - эшләмәүче пенсионерларга уртача түләүләр күләме хәзер
14 171,78 сум. Индексациядән соң аның уртача күләме 15 107,12 сум булачак. Ләкин һәрбер пенсионерга өстәмә түләү индивидуаль булачак.
Стаж, хезмәт хакы, иминият взнослары, шәхси пенсия коэффициентлары саны югарырак булган саен, индексациядән соң өстәмәләр суммасы да шулкадәр югары булачак.