17 декабрьдә иртәнге 4 сәгать 16 минутта Минзәлә районының бердәм «Глонасс+112» системасына хәбәр килде: Нива автомобилендә кешеләр (ике ир-ат һәм ике хатын-кыз) боз астына киткәннәр.
Хәбәр итүче сүзләренчә, бәлага таручылар мөстәкыйл рәвештә чыга алганнар, туганнары тарафыннан яшәү урыннарына кайтарылганнар. Оператив төркем килүгә, Минзәлә елгасында (ярдан 300 метр, тирәнлеге - 1,5 м) Нива атомобилен табалар. Зыян күрүчеләр урында табылмый.