Минзәлә футболчыларының күрше Башкортостанда икеләтә җиңүе

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Башкортостан Республикасының Югары Яркәй авылында мини-футбол буенча узган турнирда Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең ике командасы да җиңү яулады.

2007-2008 елларда туган спортчылар арасында мини-футбол буенча Dives кубогына уздырылган ачык турнирда Башкортостаннан ике һәм Татарстаннан дүрт: Актаныштан - 2, Минзәләдән - 2 команда катнашты.

Нәтиҗәдә 2007 елда туган спортчылардан торган өлкән команда - 1 нче урынга чыкты, актанышлылар - 2 нче, өченче урын - Минзәләнең кече командасында.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/dvoynaya-pobeda-menzelinskikh-futbolistov-v-sosednem-bashkortostane

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International