Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарның пенсия яше үзгәрми

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Ике шарт үтәлгәндә, инвалид бала тәрбияләүче ата-ананың берсе вакытыннан алда (әни - 50, әти - 55 яшьтә) пенсиягә чыга ала:

- инвалид баланы аңа 8 яшь тулганчы тәрбияләү;

- кирәкле иминият стажы (әни өчен минималь иминият стажы - 15 яшь, әти өчен - 20 ел) һәм шәхси пенсия коэффициентының минималь зурлыгы (2019 елда - 16,2 коэффициент, 2025 елга 30 га кадәр артачак) булу.

Шул ук вакытта баланың ничә яшьтә инвалид булуы һәм күпме вакыт инвалид булуы мөһим түгел.

Инвалид балалар тәрбияләүче опекуннар да ата-аналар кебек үк шушы хокукларга ия. Шул ук вакытта опекунлык балага 8 яшь тулганчы билгеләнергә тиеш.

Минзәлә районында барлыгы 135 инвалид бала бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International