Минзәлә муниципаль район Советы утырышы узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Район Советы утырышы бер генә сәгать дәвам итте, әмма район бюджетын әзерләгәндә район җитәкчелегенең, район башкарма комитетының финанс-бюджет өлкәсендәге белгечләренең киеренке хезмәте таләп ителде. Нәтиҗәдә, 2020 елга район бюджеты 890 600,5 мең сум күләмендә кабул ителде.

Бүген Минзәлә муниципаль район Советының "2019 елда Минзәлә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында» утырышы булды, анда 2020 елга һәм пландагы 2021, 2022 елларга район бюджеты турында район Советы карары кабул ителде.
Утырышны район башлыгы Айдар Салахов ачты һәм алып барды. Совет утырышында район депутатлары катнашты. Утырышта шулай ук район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, район суды рәисе, предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышта беренче доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады. Ул Минзәлә муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнары турында сөйләде.
“2020 елга һәм пландагы 2021, 2022 елларга район бюджеты турында" доклад белән районның финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады. Ул район Советы депутатларын һәм утырышта катнашучыларны бюджетның төп параметрлары белән таныштырды. Депутатлар, бюджет проекты белән танышканнан соң, башта аны нигез итеп алдылар, төзәтмәләр кертелмәде, бюджет тулаем кабул ителде.
Минзәлә муниципаль район Советының бюджет турындагы карары "Минзәлә" -"Мензеля" газетасында 2019 елның 20 декабрендә басылып чыгачак.
Утырыш күңелле момент белән тәмамланды: «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы иҗтимагый советы» республика конкурсында катнашып, «Район халкына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләүне үткәрү буенча иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру» номинациясендә 3нче урын алган район иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимовага диплом тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International