Әлфия Когогина: Вейплар һәм кальяннарга карата чикләүләр үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау өчен зарур.

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында электрон тәмәке эшләнмәләре һәм кальяннар куллануны чикләү һәм балигъ булмаганнарга аларны сатуны тыю турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Ул вейпларга һәм кальяннарга чикләүләрне тәмәкегә карата гамәлдә булган чикләүләр кебек күздә тота.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«Кертелгән үзгәрешләр иң беренче чиратта балалар һәм яшьләр сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән, чөнки электрон тарту эшләнмәләре һәм кальяннар нәкъ алар арасында популяр. Бу җәмгыятьтә борчу тудыра, начар гадәтләр турында борчулы сигналлар тудыра". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International