Балалар иҗат йортында Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының яшь гражданнары форумы узды. Аның оештыручылары - ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Балалар оешмалары советы" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм район хакимияте.
Балаларыбыз кызыксынучан һәм җаваплы итеп күрсәтте. Үсмерләр Минзәлә районында өстәмә һәм төп белем бирүнең сыйфатын яхшырту, туризмны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.